26 апрельдә Татарстан дәүләт хезмәтләре Порталында һәм «ТР хезмәтләре» мобиль кушымтасында 2022 елда төзекләндереләчәк объектлар өчен тавыш бирү башлана. Хәзер иҗтимагый киңлекләрдән тыш, республика халкы үзләре реконструкцияләүне «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында узачак топ-200 ишегалдын билгели алачак, шулай ук Казансу елгасын үстерү стратегиясен гамәлгә ашыру кысаларында өстенлекләрне сайлый алачак.
Иң күп тавыш җыйган иҗтимагый киңлекләр һәр районда «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль программасы буенча төзекләндереләчәк, ә менә муниципаль берәмлекләрдә ишегалларын сайлаганда халыкның активлыгы һәм янәшәдәге күпфатирлы йортларда яшәүчеләрнең саны исәпкә алыначак.
Тавыш бирү механизмы бик гади: гражданин үз муниципаль районын сайларга тиеш, киләсе адым белән - җәмәгатьчелек мәйданы һәм ишегалды өчен үз тавышын бирергә тиеш. Тавыш бирүдә бер генә тапкыр катнашырга мөмкин булачак.
2022 елгы төзекләндерү объектлары өчен тавыш бирү 30 майга кадәр дәвам итәчәк.
Аның төп бурычы - торак пунктларны яшәү өчен уңайлырак итү генә түгел, ә иң мөһиме - бу процесска халыкны җәлеп итү.
Буалылар шәһәрнең үзәк мәйданын төзекләндерүгә ярдәм итә ала! Безгә һәркемнең тавышы мөһим!
Программа турында
Татарстанда җәмәгать урыннарын төзекләндерү буенча киң колачлы эш 2015 елда башланды. Хәзерге вакытта иҗтимагый киңлекләрне үстерү программасы кысаларында республиканың барлык 43 муниципаль районында һәм ике шәһәр округында 443 иҗтимагый киңлек төзекләндерелде.
2019 елда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Безнең ишегалды» йорт яны территорияләрен төзекләндерүнең тиңдәшсез программасын башлап җибәрде. 2020 елда төзекләндерү 1091 йортта узды. 2021 елда 1074 йорт яны территориясен төзекләндерү планлаштырыла. 5 ел эчендә программа кысаларында 6923 ишегалдын төзекләндерү планлаштырылган - бу 2014 елга кадәр төзелгән күпфатирлы йорт территорияләре.