Казанда узган традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә катнашучы Илдар Гималов март-апрель айларында 100 күркә түшкәсе саткан.
-Продукциягә ихтыяҗ бар. Хәтта бездә генә күркә ите сатып алучы үз клиентларыбыз да барлыкка килде. Казанда яшәүчеләр продукциянең табигый тәмен мактый, безне натуральлеге өчен бәяли, - дип билгеләп үтә Илдар Манзарович.
Бүген Буа районы җитештерүчеләренең продукциясе Казан шәһәрендәге авыл хуҗалыгы ярминкәсендә кабат тәкъдим ителде. Башкалада яшәүчеләр он, шикәр, йомырка, ит продукциясе, икмәк-күмәч әйберләрен ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы тәкъдим иткән бәяләр буенча сатып ала алды.
Ярминкәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров булды. Ул тәкъдим ителгән продукция ассортименты һәм бәяләр белән танышты.
Буа районы мәдәният хезмәткәрләре казанлыларга яхшы кәеф һәм җырлар бүләк иттеләр.