Безнекеләрне бел!

2021 елның 20 апреле, сишәмбе

Бүген, җирле үзидарә көне алдыннан, массакүләм мәгълүмат чараларында җирле үзидарә темасын иң яхшы яктырту буенча «Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр» республика конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.

Буалыларның бүләкләнүчеләр арасында булуын горурлык белән билгеләп үтәргә кирәк. Лаеклы бүләкләрне шәһәр башлыгы урынбасары Светлана Зайцева һәм Бик-Үти авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Җәләлетдиновка "Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы" Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин тапшырды.

Быел конкурска барлыгы 15 номинация буенча 182 гариза бирелгән. Йомгак ясаганда оештыру комитеты әгъзалары мәгълүматның тулылыгына һәм муниципаль хезмәткәрнең шәхси өлеше турында мәгълүматларның күләменә, мәгълүмат картасындагы күрсәткечләрне үтәүгә, җирле үзидарә органнарында эш стажына, уңай эш тәҗрибәсе булуга, презентацияләр дәрәҗәсенә, аларның уку җиңеллегенә, тапшыру вакытының кыска булуына игътибар иттеләр.

Котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!!!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International