Гасырлар дәвамында кешелек тцрле инфекцияләр, эпидемия һәм пандемиямияләр белән очраша . Көрәш һәм профилактиканың барлык чараларыннан да абсолют җиңүче – ул вакцинация.
Вакцинация тарихына инде 225 еллар, 1796 елда инглиз табибы Эдвард Дженнер 8 яшьлек малайга вакцина кертә. Шул вакыттан бирле вакцинация-күп кенә йогышлы авырулардан кешеләрне яклауның бердәнбер ышанычлы һәм тикшерелгән ысулы, ул авыруның авыр формаларыннан, өзлегүләрдән һәм үлем очракларыннан саклый.
Яңа коронавирус йогышы пандемиясе кешеләр сәламәтлегенә һәм тормыш сыйфатына сизелерлек йогынты ясый. Covid-19 вакытында эшкә яраксызлык чорының уртача озынлыгы 14 көн тәшкил итә, ә катлаулылыклар килеп чыкканда 3-4 атнага кадәр арта.
Хезмәткәрләр күпләп авырган очракта, предприятие зур икътисади югалтуларга дучар - хезмәт җитештерүчәнлеген киметү, контракт шартларын бозу, тулы бер бүлекләр һәм цехлар карантинына китерү күзгә ташлана.
Әмма без вакцинация ярдәмендә Covid-19 дан көчлерәк булып , бу авыруны булдырмый кала алабыз.
Россиядә инде өч вакцина булдырылды, аларның икесе гражданнар әйләнешенә чыкты һәм алар тарафыннан вакцинация актив уздырыла:
Ике вакцина да нәтиҗәле һәм куркынычсыз. Тере вирус җитештерү өчен әлеге вакциналар кулланылмый. Дәүләт вакцинацияләүнең сыйфатын һәм куркынычсызлыгын гарантияли.
Прививка ике тапкыр 21 көнгә интервал белән ясала. Вакцинация авыру куркынычын киметәчәк, авыр нәтиҗәләр, үлемне булдырмаячак.
Вакцинация бушлай һәм ирекле. Вакцинация һәм прививка алу ысуллары турында бөтен мәгълүматны актуаль рәсми мәгълүмат ресурсларында алырга мөмкин:
* Роспотребнадзор сайтының тематик бүлеге
https://www.rospotrebnadzor.ru/region/korono_virus/versus_covid.php?type=original
* стопкоронавирус.рф сайтының тематик бүлеге https://xn-80aaezjt5d.xn-80aesfpebagmfblc0a.xn-plai/#about
• инстаграмдагы республика оператив штабының рәсми аккаунты
https://www.instagram.com/stopcovid 19.tatarstan/
Кеше гомеренең бәясе юк! Бу хакта онытмагыз.
Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча идарәсенең Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Апас районнарында территориаль бүлеге