Буада “Өлкәннәргә ярдәм итик”акциясе

2021 елның 21 апреле, чәршәмбе

Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге эшчәнлегенең бер юнәлеше булып ветераннарга һәм тыл хезмәтчәннәренә шефлык ярдәме күрсәтү тора. Алар аерым хөрмәткә һәм чиксез ихтирамга лаек кешеләр. Шушы максат белән өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре волонтерлар – студентларны җәлеп итү буенча максатчан эш алып баралар.

Бүген социаль эш буенча белгеч Шәрипова И.Р. йорт яны территорияләрен чистарту буенча «Өлкәннәргә ярдәм итик» акциясен оештырды. Шул ук вакытта күп кенә пенсионерларга хуҗалык буенча ярдәм генә түгел, ә гади кеше ярдәме, сөйләшү, аралашу да мөһим бит. Әлеге очрашу вакытында өлкән яшьтәге кешеләр үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, тормышлары турында сөйләделәр.

Бүлекчә белгечләре мондый чаралар яшүсмерләрне мәрхәмәтле һәм өлкән яшьтәге кешеләргә игътибарлы булырга өйрәтер, дип өметләнә. Өлкән яшьтәге кешеләр үзләрен кирәкле итеп тоялар, алар һәр очрашуга шат, яшьләрне  түземсезлек белән көтеп алалар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International