Бүген Буада район җирле үзидарә хезмәткәрләре өчен тантаналы чара узды. Белгечләрне һөнәри бәйрәмнәре белән Муниципаль берәмлек башлыгы Ранис Камартдинов котлады: «Сезнең беркайчан да туган район язмышына битараф калмавыгыз, актив катнашуыгыз һәм гражданлык инициативасы белән шөгыльләнүегез, районыбыз тормышын яхшырак итү өчен бөтен көчегезне куеп эшләвегез мөһим. Җирле үзидарә органнары һәм структуралары хезмәткәрләренә уңышлар, сәламәтлек һәм иминлек телим", - дип ассызыклады ул. Муниципаль хезмәткәрләрне кунаклар да тәбрикләде: ТР Дәүләт Советы депутатлары Шакир Яһүдин һәм Ринат Гайзатуллин, ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев. Чара кысаларында намуслы хезмәтләре, югары һөнәри осталыклары, район үсешенә саллы өлеш керткәннәре өчен җирле үзидарә хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырылды. Әлеге тантаналы чара татар, рус һәм чуаш җыр-биюләре белән үрелеп барды.