Бүген «Светофорик» балалар бакчасында Бөтендөнья Җир көненә багышланган бәйрәм чарасы узды.

2021 елның 22 апреле, пәнҗешәмбе

Бу бәйрәмгә балалар һәм педагоглар алдан әзерләнә башладылар. Балалар өчен әйләнә - тирәлеккә сак караш, табигый ресурсларны рациональ файдалану, экологик аң тәрбияләүгә юнәлтелгән тулы бер экологик чаралар комплексы эшләнде. Балалар шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар һәм әйлән-бәйлән уйнадылар, әкият геройларына җирне чүп-чардан арындырырга булыштылар. Бәйрәм бик күңелле үтте! Ахырда балалар планетабызга җир чәчәк атуын теләделәр һәм әйләнә-тирә дөньяга беркайчан да зыян китермәскә вәгъдә иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International