Габдулла Тукайның 135 еллыгына багышланган күргәзмә ачылды

2021 елның 22 апреле, пәнҗешәмбе

Тукай атналыгы кысаларында Үзәк китапханәдә бөек татар шагыйре Г.Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган күргәзмә ачылды. Күргәзмә шагыйрьнең тормыш юлын аның иҗат биографиясенең төп чорларында һәм вакыйгаларында яктырта.

Габдулла Тукай татар әдәбияты тарихына бөек шагыйрь, әдәби тәнкыйтьче, публицист, яңа татар әдәбияты башлыкларының берсе буларак кереп калган.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, шагыйрьнең иҗади эшчәнлеге нибары сигез ел дәвам итә: Тукай, күп санлы әдәби мирас итеп, үзеннән соң 10 меңнән артык шигъри юл (400дән артык шигырь, 9 поэма), 50 гә якын проза бите (350 хикәя, очерк һәм истәлекләр) язган.

Күргәзмә Г.Тукай иҗатын яраткан барлык кулланучыларга да каралган.

Күргәзмәдә беренчеләрдән булып Буа шәһәренең 5 нче гимназиясе укучылары катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International