"Алтынчәч" балалар бакчасы "Агач утырт!" акциясенә кушылды

2021 елның 22 апреле, пәнҗешәмбе

Агач - тынычлык символы, ул табигатьнең нәзберек булуын һәм аны саклау кирәклеген искә төшерү.

"Алтынчәч" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм коллектив "Агач утырт!" хәйрия акциясендә актив катнашалар. Алар экология акциясендә катнашуга зур җаваплылык белән килделәр. Барсы да, җирне әзерләү һәм үсентеләрне  утырту өчен, эш кораллары белән, ишек алдына чыктылар.

"Агач утырт!" акциясендә катнашу - туган ягыбызның табигатен саклау буенча без башкарган бер игелекле эш.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International