Филармония концертлар залында. Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт академия театрында "Миллимультфест" Республика балалар кинофестивалендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Җиңүчеләр арасында буалылар да бар.
"Татар телендә анимацион фильмнар" номинациясендә 1 урын һәм 100 мең сумлык диплом Буа шәһәренең "Кояшкай" балалар бакчасы "Читек мажарлары" мультфильмы өчен алды.
"Мәктәпләр арасында татар телендә анимацион фильмнар" номинациясендә 1 урын һәм 100 мең сум күләмендәге призны Буа шәһәренең Вахитов гимназия укучысы Әминә Җәләлова алды. Фестивальнең "Балалар фольклоры" номинациясендә махсус призына Буа шәһәренең "Теремок" балалар бакчасы лаек булды.
"Шаян ТВ" телеканалының тамашачылар симпатиясе призына "Кояшкай" балалар бакчасының "Нурчыклар" анимацион студиясе лаек булды.
"Шатлык нуры" вокаль ансамбле һәм "Солнышко" балалар бакчасының Шәүлә театры концерт программасының махсус кунаклары булды.
Нәкъ менә Шәүлә театры артистлары бәйрәмне үзенең матур чыгышлары белән ачып җибәрделәр. Буа районында катнашучылар чыгышына әзерлекне "мәгариф идарәсе" МКУ һәм Буа муниципаль районының "Мәдәният идарәсе" МКУ оештырды.
Талантлы балаларны һәм аларның җитәкчеләрен лаеклы бүләкләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә яңа җиңүләр һәм проектлар телибез!



