Буа шәһәре башлыгы урынбасары Светлана Зайцева «Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен » медале белән бүләкләнде

2021 елның 23 апреле, җомга

Рөстәм Миңнеханов барлык муниципаль берәмлек вәкилләрен Җирле үзидарә көне белән котлады. Россия Федерациясендә җирле үзидарә көненә багышланган чара кичә «Корстон» КСККда (Казан) узды.

Рөстәм Миңнеханов алдынгы муниципаль хезмәткәрләргә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыруга лаеклы өлеш керткәне өчен «Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен» медале белән Буа шәһәре башлыгы урынбасары Светлана Зайцева бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International