Җир кишәрлеген үз белдеге белән алу-Татарстанда иң еш бозу

2021 елның 26 апреле, дүшәмбе

Җир кишәрлеген үз белдеге белән алу Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе ачыклаган иң еш бозу булып тора. 2 меңгә якын җир участогын тикшереп, Татарстан Республикасы җирләреннән файдалану һәм аларны саклау буенча дәүләт инспекторлары моңа тагын бер тапкыр инандылар.

Быел Татарстан Росреестры тарафыннан җир законнарын үтәү буенча 1900дән артык тикшерү үткәрелде, аларны бетерү буенча 1 400 күрсәтмә бирелде, 4,7 миллион сумнан артык штраф салынды. Күпчелек очракта ачыкланган бозулар – җир кишәрлекләрен үз белдеге белән алу.

Барыннан да ешрак Казан (198) һәм Яр Чаллы (145) территорияләрендә ачыкланган. Татарстан районнарында җир законнарын бозуның иң күп очрагы (70 тән артык) Зәй, Түбән Кама һәм Балык Бистәсе районнарында теркәлгән.

 

Белешмә

Җир участогын үз белдеге белән башкарган өчен штраф рәвешендә административ җаваплылык каралган. Гражданнар өчен мондый штраф биләгән җир кишәрлегенең кадастр бәясенең 1дән 1,5% ына кадәр, әмма 5 мең сумнан да ким булмаган күләмдә исәпләнә. Участокның кадастр бәясе билгеләнмәгән очракта, административ штраф күләме 5 меңнән 10 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк.

Җир законнары өлкәсендәге хокукларыгыз бозыла дип санасагыз, сез Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Идарәсенә (Казан, Авангард ур., 74, 7 нче подъезд, тел. (843) 255-25-22) мөрәҗәгать итә аласыз. Территориаль бүлекләрнең адреслары һәм телефоннары белән ведомствоның рәсми сайтында танышырга мөмкин rosreestr.tatarstan.ru «Структура» - «территориаль бүлекләр" бүлегендә.

Татарстан Росреестры матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International