Бүген, 26 апрельдә, кешелек тарихында иң зур техноген аварияләрнең берсе – Чернобыль атом электростанциясендәге һәлакәткә 35 ел тулды. Бу датага багышланган чара Буа шәһәренең мәктәптән тыш эшләр үзәгендә узды, анда ЧАЭС авариясен бетерүдә катнашучылар һәм ликвидациядә катнашучыларның туганнары чакырылган иде. Алар белән очрашу Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Буа муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге башлыгы Ләйлә Камалова, Буа һәм Чүпрәле районнары хәрби комиссары Рамил Җамалетдинов, Россия Пенсия фондының Буа районы буенча идарәсе башлыгы Рафыйк Җәләлов, Буа шәһәре мәшгульлек үзәге директоры Рәсим Абитов, «Буа РҮХ» ДАССОның баш табибы урынбасары Альберт Җамалетдинов, Буа районы ветераннар Советы Рәисе урынбасары Хәйдәр Габдрахманов катнашында узды.
Татарстанның 3,5 меңнән артык гражданы әлеге куркыныч һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнашты, алар арасында буалылар да бар. Бүген Буа муниципаль районында техноген катастрофаларда катнашкан 31 кеше, Чернобыль АЭС, «Маяк» җитештерү берләшмәсендә һәлак булган 18 гаилә яши.
Чара барышында академик Р.З. Сәгъдиев исемендәге мәктәп укучылары концерт номерлары белән тематик чыгышлар күрсәттеләр. Техноген катастрофаларда катнашучыларга азык-төлек җыелмалары тапшырылды, ә ЧАЭС авариясендә һәлак булган катнашучыларның гаиләләренә чәчәк бәйләмнәре тапшырылды һәм матди ярдәм күрсәтелде.