Боерган авыл җирлегенең Иске Борындык авылында тантаналы рәвештә И.Я. Яковлевка мемориаль такта ачтылар

2021 елның 27 апреле, сишәмбе

Боерган авыл җирлегенең Иске Борындык авылында 1856-1860 елларда Сембер губернасы Буа өязенең Борындык аерым училищесында белем алган күренекле мәдәният һәм мәгърифәт эшлеклесе И.Я. Яковлевка мемориаль такта ачу тантанасы булды.

Чарада Буа муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ленар  Шакирҗанов, Буа муниципаль районыннан Ильин Владимир Анатольевич, туган якны өйрәнүчеләр, районның Чуаш теле укытучылары, мәдәният хезмәткәрләре, Тәтеш районыннан килгән кунаклар, авыл халкы катнашты.

Чара Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International