Бүген «Кызыл кәнәфер» акциясе старт алды.

2021 елның 27 апреле, сишәмбе

Менә инде алтынчы ел рәттән "Буыннар хәтере" хәйрия фонды илебезнең бөтен территориясендә «Кызыл кәнәфер» патриотик акциясе уздыра. Бу акция — илебез ветераннарына ярдәм итү өчен иң гади адым. 27 апрельдән 22 июньгә кадәр эре сәүдә челтәрләрендә һәм Акция партнерларында «Кызыл кәнәфер» значогын (акция партнерлары исемлеге) сатып алырга кирәк. https://xn--80adcfoho2a.xn--p1ai/ -. Значокны сатудан һәм таратудан барлык акчалар сугыш хәрәкәтләре ветераннарына югары технологияле медицина ярдәме күрсәтүгә юнәлтелә.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Фонд ветераннарга ел әйләнәсе ярдәм итә, ә истәлекле көннәрдә генә түгел. Фонд ветераннарга медицина ярдәме күрсәтә: ишетү аппаратлары, заманча протезлар, медикаментлар, тернәкләндерү чаралары сатып ала, операцияләр үткәрүдә ярдәм итә һәм башкалар. Фонд эшләгән чорда 15 меңнән артык ветеран 1,7 млрд. сумнан артык суммага медицина ярдәме алды. Акциядә катнашучыларның барысы да ветераннар тормышын гына түгел, киләсе буын язмышын да яхшы якка үзгәртүгә, үз тормышларын һәм сәламәтлеген саклап калучыларга рәхмәт һәм хөрмәт үрнәген күрсәтүгә чын күңелдән ышаналар.

Буалылар кушылыгыз - бергә без күп ветераннарга ярдәм итәчәкбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International