Сәгъдиев мәктәбе отряды зона хәрби-спорт ярышларында катнашты

2021 елның 29 апреле, пәнҗешәмбе

Сагдеев мәктәбенең ГТХ отряды Апаста узган зона хәрби-спорт ярышларында катнашты. Укучылар гомуми зачетта ярышларның призерлары булдылар. Отрядлар күп төрле ярышларда көч сынашты: "Тарих битләре" визит карточкасын тәкъдим иттеләр, ату, строй әзерлеге, ориентлашу, йөзү, автомат сүтү һәм җыю буенча ярыштылар, тормыш иминлеге нигезләре файдасы этабын, тартылу (отжимание), 60 м, 1000 м һәм 2000 м дистанциягә йөгерү һәм каршылыклар полосасын лаеклы үттеләр. Егетләр көндәшләренә караганда яшьрәк булуына карамастан, лаеклы чыгыш ясадылар. Укучылар шәхси зачетта күп тапкырлар Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. Афәрин Сәгъдиев! Отряд җитәкчесе Сысоев С. В.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International