Европа иммунизация атнасы кысаларында 2021 елның 28 апрелендә Буада өлкән гражданнар белән иммунизация һәм коронавирстан вакцинация үткәрү темасына аңлату әңгәмәсе үткәрелде.
Максаты-халыкның йогышлы авыруларны кисәтүдә иммунизациянең әһәмияте турында белем дәрәҗәсен күтәрү.
Чарада «Буа РҮХ» табибы А.А. Зыятдинова, Буа муниципаль районы ветераннар (пенсионерлар) иҗтимагый оешмасы рәисе З. И. Хөснетдинова, өлкән яшьтәге гражданнар һәм «Гармония» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре катнаштылар. Чара барышында катнашучыларга прививка ясау компаниясенең мөһимлеге, СOVID-19га каршы булган вакциналар һәм коронавирус инфекциясенең таралуын кисәтү буенча профилактик чаралар турында сөйләделәр.