2021 елның 21-24 сентябрендә Татарстан Республикасы башкаласында ел саен үткәрелә торган Kazan Digital Week-2021 халыкара форумы уза.

2021 елның 30 апреле, җомга

"Kazan Digital Week-2020" халыкара форумын уздыру идеясе, дәрәҗәсе һәм нәтиҗәләре Россия Федерациясе Хөкүмәте, губернаторлар, эре ИТ-компанияләр җитәкчеләре тарафыннан хупланганнан соң, вакыйга ел саен статус алды.

Форумны «Казан Экспо»заманча Халыкара күргәзмә үзәгендә катнаш (офлайн+онлайн) форматта уздыру планлаштырыла.

KDW-2021 төп тематик юнәлешләре:

- Интеллектуаль транспорт системалары;

- Ситуацион үзәкләр;

- Цифрлы индустриясе 4.0;

- Яңа заманның киберкуркынычсызлыгы;

- Финтех экосистемасы;

- Бизнеска интеграцияләнгән инновацияләр;

- Мәгариф өлкәсендә цифрлы технологияләр;

- Мәдәният өлкәсендә цифрлы технологияләр;

- Сәламәтлек саклау өлкәсендә цифрлы технологияләр;

- Авыл хуҗалыгы өлкәсендә цифрлы технологияләр.

Форумда катнашу өчен цифрлы интеллектуаль технологияләр һәм продуктларны эшләүчеләр һәм кулланучылар чакырыла.

Вакыйга, теркәлү шартлары, турыдан-туры һәм онлайн катнашу шартлары, мәкаләләрне бастырып чыгару, Kazan Digital Week-2021 чараларында катнашу финанс шартлары, шулай ук Kazan Digital Week-2020 материалларының ачык архивы сайтта тәкъдим ителә kazandigitalweek.ru/ kazandigitalweek.com к

Форум сайтында теркәлергә kazandigitalweek.ru/ kazandigitalweek.com - 2021 елның 30 июненә кадәр кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International