Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов районның элеккеге башлыгы Хәйруллин Габделхәй Нәбиулла улын туган көне белән котлады. «Сез иң амбициоз максатларга ирешергә сәләтле югары нәтиҗәле һәм уңышлы җитәкче сыйфатларына ия. Иң катлаулы проблемаларны хәл итә белүегез белән якташларыгызның ихлас ихтирамын яуладыгыз. Сезнең җитәкчелек астында Буа муниципаль районы бары тик уңай якка гына үзгәрде. Без сездән үрнәк алабыз», - диде Ранис Рафис улы.
Бу истәлекле көндә район башлыгы юбилярга ныклы сәламәтлек, бәхет, тынычлык һәм иминлек теләде.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Габделхәй Нәбиулла улы 1992 елда район башлыгы вазифасына керешкәч, аның җилкәсендә инде зур исемлек була: җирдә «Рассвет», «Заря» колхозлары Рәисе, Кама Тамагы район авыл хуҗалыгы идарәсе, Апас районы башкарма комитеты һәм район Советы җитәкчелеге, КПССның Апас райкомы беренче секретаре булып эшли.4 чакырылыш Татарстан Республикасының халык депутаты, РСФСР һәм СССР мәгариф отличнигы, Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, РСФСРның Атказанган юл төзүчесе; ике Хезмәт Кызыл Байрагы, "Почет билгесе", Халыклар дуслыгы орденнары белән бүләкләнгән. Кыскасы, бу чор җитәкчесенең иң яхшы сыйфатларын үз эченә алган якты шәхес – Габделхәй Нәбиулла улы Хәйруллин.Аның җилкәсе артында катлаулы, киеренке һәм кызыклы тормыш, ул анда күп кенә кешеләрнең язмышында эз калдырды. Бүген дә ул үзенең актив тормыш позициясе белән буалылар өчен үрнәк булып тора, яшьләр белән тәҗрибә уртаклаша, игелекле һәм зирәк киңәше белән булыша, Буа муниципаль районы үсешенә бәяләп бетергесез өлеш кертә.