Бүген безгә Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты студентлары килде

2021 елның 30 апреле, җомга

Бүген безгә Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты студентлары килде. Алар безнең урамнарны һәм скверларны төзекләндерү буенча үз проектларын тәкъдим иттеләр. Шулай итеп без районның Мактау тактасын яңартырга планлаштырабыз, яңа скверлар өчен идеяләр эзлибез. Студентларга бу өстәмә практика, безнең өчен-яңа карарлар һәм дизайнерлык төрлелеге чыганагы.

Узган ел без шикәр заводы паркын төзекләндердек, моңа кадәр агачлар һәм гаражлар өелгән урында яңа Мәдәният скверын ачтык, агымдагы елга планнар да аз түгел. Үзәк паркны реконструкцияләүгә керештеләр. Бу тарихи урын, анда ел саен район һәм шәһәр өчен әһәмиятле чаралар уза. Һәм һәр объект финанс һәм идея кертемнәрен таләп итә. «Урыннарда» эшләү балаларга атмосфераны тоярга, аларның проектларын эшләп бетергәндә җирлекнең үзенчәлекләрен исәпкә алырга мөмкинлек бирер дип өметләнәбез. Без, үз чиратыбызда, якындагы берничә елда иң яхшы проектларны гамәлгә ашырырга планлаштырабыз.

Исегезгә төшерәбез, һәркем Буа шәһәрен төзекләндерүдә катнаша ала. Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталында һәм «ТР Хезмәтләре» мобиль кушымтасында 2022 елда төзекләндереләчәк объектлар өчен тавыш бирү бара. Бу-Буаның үзәк мәйданын төзекләндерүнең өченче чираты .  Иң күп тавыш җыйган иҗтимагый киңлекләр “Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру “ Федераль программасы буенча төзекләндереләчәк.

Төзекләндерү объектлары өчен тавыш бирү 30 майга кадәр дәвам итәчәк. Һәр буалының активлыгы бик мөһим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International