Татарстан Республикасы территориясендә куркыныч метеорологик күренеш турында кисәтү

2021 елның 4 мае, сишәмбе

Татарстанда көчле җил аркасында шторм кисәтү игълан ителде. Якындагы 1-3 сәгатьтә көн азагына кадәр һәм 4 май кичендә 21 сәгатькә кадәр - республика территориясендә көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 25-27 метрга кадәр җитәргә мөмкин, иртәгә, 2021 елның 5 маенда Республика территориясендә шулай ук урыны белән көньяк-көнбатыштан секундына 15-18 метрга кадәр җил.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе сәбәпсез биналардан чыкмаска, балаларны караучысыз калдырмаска киңәш итә.

Теләсә нинди бәла булган очракта ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112» мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә. ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең ышаныч телефоны: 8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International