Шушы көннәрдә Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат - йортында социаль хезмәт алучылар язгы урманга бардылар. Алар саф һава сулап, урман исе белән ләззәтләнделәр һәм скандинавия йөреше белән шөгыльләнделәр. "Табигать- үзе яхшы, ә җиһазландырылган урыннар булу -тагын да яхшырак. Шөгыльләнү икеләтә күңелле! "- дип билгеләп үтте безнең спортчылар.