Бөек Җиңүнең 76 еллыгы уңаеннан Буа муниципаль районында «Хәтер вахтасы» традицион иҗтимагый-патриотик акциясе узды.

2021 елның 6 мае, пәнҗешәмбе

Бүген, 6 май көнне, «Хәтер вахтасы» иҗтимагый-патриотик акциясе кысаларында, тантаналы рәвештә солдат җирләренә чәчәкләр салынды. Чарада Буа муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова, Татарстан Республикасы Буа һәм Чүпрәле районнары хәрби комиссары вазыйфаларын башкаручы Рамил Җамалетдинов, Буа районы ветераннар (пенсионерлар) Советы рәисе Җәүһәрия Хөснетдинова, яшь армиячеләр һәм җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.

Тантанада катнашучылар шул дәһшәтле сугыш елларында һәлак булган якташларын, туганнарын, якыннарын бер минут тынлык белән искә алдылар. Без аларның утлы елларда күрсәткән бөек батырлыкларын хәтерлибез. Дошманнан азат итүче сугышчыларга чиксез рәхмәт һәм алар өчен горурлык хисләре саклыйбыз. Һәр солдат –безнең өчен  бөек тарих, бүгенгенең һәм киләчәкнең аерылгысыз өлеше. Тыныч көннәр– бу аларның казанышы.

Исегезгә төшерәбез, бүгенге көндә безнең районда 16 Бөек Ватан сугышы инвалиды һәм ветераны, 139 тол хатыннары, 435 тыл хезмәтчәне яши. Безнең өчен алар мораль абруй, ныклык һәм оптимизм, туган җиргә мәхәббәт һәм халыкка хезмәт итү символы.

Бу якты көндә чын күңелдән ветераннарга нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телибез. Сезне иске яралар һәм авырулар мөмкин кадәр азрак борчысын, кайгы-хәсрәтләрне урап үтсен, тирә-юньдәге кешеләрнең йөрәк җылысын, игътибарын һәм җылысын тоеп яшәгез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International