Хөрмәтле буалылыр Җиңү парадына чакырабыз!

2021 елның 7 мае, җомга

Хөрмәтле буалылар һәм Буа районы кунаклары! Сезне Бөек Җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм итүгә чакырабыз. Бәйрәм чаралары Буа шәһәренең Үзәк мәйданында һәм урамнарында узачак.

Уздыру вакыты: 9 май  8.30 дан 21.00 сәгатькә кадәр.

Программа:

8.30-9.40 - «Тынычлык эстафетасы» яшьләр җиңел атлетика эстафетасы

10.00-10.05 - Район хәрби комиссариатыннан алып үзәк мәйданга кадәр ветераннар катнашындагы парад

10.05-10.15 -  Техника парады 

10.15-10.25 - Җиңү парады

10.25-10.45 - «Сугышның йөзе хатын-кызныкы түгел…»    Җиңү көненә багышланган театральләштерелгән тамаша

10.45-11.20 - Бөек Җиңүнең 76 еллыгына багышланган митинг

11.20-11.40  - Сугышчылар һәйкәленә чәчәкләр, веноклар салу.

11.40-12.30 - - «Солдат боткасы» патриотик акциясе

11.40-13.30 - «Звенит Победой мая цветущий» концерт программасы

18.00-21.00 - Җиңү көненә багышланган кичке концерт

С 9.00 до 21.00 – сәүдә рәтләре эшлиячәк

Җиңү көнен бәйрәм итү 21:00 сәгатьтә  салют белән тәмамланачак.

"Үлемсез полк" акциясе быел онлайн-форматта узачак. Бөек Ватан сугышында катнашкан туганыгыз турында мәгълүмат җыярга, аның портреты белән фотография ясарга, ә текстта герой турында сөйләргә кирәк. Алынган материалны акциянең рәсми сайтында - Бессмертный полк Онлайн 2021 (polkrf.ru). бастырып чыгарырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International