Ветераннар өчен җырлыйбыз!

2021 елның 8 мае, шимбә

Җиңү көне алдыннан район мәдәният йорты хезмәткәрләре социаль яклау белән бергә ветераннарны якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар. Артистлар ветераннар өчен сугыш еллары җырларын башкардылар, чәчәкләр бүләк иттеләр, аларга нык сәламәтлек теләделәр. Аннан соң мәдәният хезмәткәрләре 1968 елгы "ГАЗ-69 Б" маркалы Азат Җамалетдиновның ретроавтомобилендә җырлар белән шәһәрнең үзәк урамнары буйлап уздылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International