Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чара узды. Анда ветераннар - Буа муниципаль районында “Гармония” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге йортында социаль хезмәт алучылар Низамов Әнвәр Борһан улы һәм Сабирова Наилә Гарәфетдин кызы катнашты. Ветераннар игътибардан бик канәгать калдылар һәм оештырылган чара өчен рәхмәт белдерделәр.