Район башлыгы Ранис Камартдинов Бөек Җиңү көне белән котлый!

2021 елның 9 мае, якшәмбе

Хөрмәтле ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, Бөек Ватан сугышына турыдан-туры катнашы булган һәркем! Кадерле якташлар!

Барыгызны да 9 Май-Бөек Җиңү көне белән чын күңелдән котлыйм! Без Сезнең һәркайсыгызның Җиңүгә керткән өлешен хәтерлибез һәм бәялибез. Сез безнең өчен горурлык, батырлыкның тере үрнәге.

Юрий Левитанның онытылмас тавышы бөтен илгә нацист Германиясен тулысынча тар-мар итү һәм кешелек тарихында иң куркыныч һәм канкойгыч сугышның җиңү көне турында хәбәр иткән истәлекле көнгә  76 ел узды. Әмма бүген дә көтеп алынган бу бәйрәм — шатлыклы һәм шул ук вакытта  ачы югалтулар, ул еллар авырлыгы турында сөйли.Сугыш илебезнең һәр почмагына, һәр гаиләсенә кагыла. Буалылар, совет халкы белән бергә, авыр сынауларны үтеп, Җиңүгә ышанычны саклап, сынмадылар. Киләчәк буын сугышның нәрсә икәнен беркайчан да белмәс дип ышанасы килә. Әмма безнең һәркайсыбыз Җиңүнең нинди югалтулар бәрабәренә яуланганын белергә тиеш. Буа районының 10 меңнән артык улы һәм кызы сугыш сынауларының кырыс елларында Ватанны саклаучылар арасында сугыштылар. 7 меңнән артык буалы сугыштан кайтмады. Без батырлыклары хәрби тарих битләренә алтын хәрефләр белән язылган якташларыбызны тирән ихтирам һәм моңсулык белән искә алабыз. Һәм, әлбәттә инде, сугышта җиңүне якынайткан авыр шартларда тыл хезмәтчәннәренең хезмәте бәяләп бетергесез. Кызганычка каршы, вакыт тынгысыз. Ул дәһшәтле вакыйгаларда катнашучылар елдан-ел кими бара. Бүген районда 16 Бөек Ватан сугышы инвалиды һәм катнашучысы, 139 сугышта һәлак булган (үлгән) катнашучыларның тол хатыннары, 435 тыл хезмәтчәне яши.

Кадерле ветераннар! Сез илне саклап кына калмыйча, аны яңадан торгыздыгыз, безгә тыныч күк йөзе һәм иртәгәсе көнгә ышаныч бүләк иттегез. Сезнең игелек, гаделлек һәм Ватанга мәхәббәт идеаллары бүген безне Ватаныбызның чәчәк атуы хакына иҗади хезмәткә рухландыра. Бүген без сезнең өчен эшләгәннең барысын да ихлас күңелдән эшлибез. Сезнең батырлыгыгыз турында хәтер һәрвакыт изге булачак!

Кадерле ветераннарыбызга картаюны белмичә, авыруларга бирешмичә, күңел күтәренкелеге белән киләсе елларда да бу бөек бәйрәмне безнең белән каршылауларын телим. Ә барлык буалыларга-тыныч күк йөзе, сәламәтлек, бәхет һәм иминлек! Бөек Җиңү көне белән!

 

Р.Р. Камартдинов, Буа муниципаль районы башлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International