9 майда бөтен ил белән бергә Буа районы халкы Бөек Җиңүнең 76 еллыгын билгеләп үтте. Бу уңайдан тантаналар шәһәрнең Үзәк мәйданында узды, анда иртәдән үк тантаналы атмосфера хөкем сөрде. Традицион яшьләр җиңел атлетика эстафетасында катнашкан укучылар, студентлар шәһәрнең үзәк урамнары буйлап йөгерделәр.
Иртәдән үк мәйданда кыр кухнясы җәелдерелде, туган якны өйрәнү музее, мәгариф учреждениеләре, балалар сәнгать мәктәбе хезмәткәрләре, китапханәләр кунаклар өчен халкыбызның, якташларыбызның батырлыгы турында төрле тематик күргәзмәләр әзерләделәр.
Бәйрәмнең һәр кунагы "Тынычлык күгәрчене" акциясендә катнаша алды. Нәкъ сәгать 10 да урам буйлап хәрби техника колоннасы мәйданга бердәм строй булып чыкты. Аның артыннан кадет сыйныфлары укучылары, яшь армиячеләр, “Форпост” активистлары, сугышчы-интернационалистлар тигез адымнар белән үттеләр. Алга таба бәйрәм чарасы Җиңү көненә багышланган театральләштерелгән тамашага күчте. Тема очраклы гына билгеләнмәгән, күпләргә безнең гүзәл хатын-кызларыбыз - Бөек Ватан сугышында катнашкан Галина Журавлева, Валентина Гусарова билгеле, аларның язмышы сюжет нигезенә кертелде.
Халкыбызның фашизмны җиңүнең 76 еллыгына багышланган тамаша тантаналы митинг белән тәмамланды. Катнашучыларга котлау сүзләре белән Буа муниципаль районы башлыгы Ранис Камартдинов мөрәҗәгать итте. “Бөек Җиңү безгә кыйммәт бәя белән бирелде. Ул санап бетергесез бәла-казалар китерде һәм дистәләгән миллион гомерләрне алып китте. Районыбызның 10 меңнән артык улы һәм кызы тынычлык өчен сугышты, 7 мең буалы сугыш кырларында мәңгегә калды. Без батырлыклары хәрби тарих битләренә алтын хәрефләр белән язылган якташларыбызны тирән ихтирам белән искә алабыз. Һәм, әлбәттә, җиңүле сугыш нәтиҗәсен якынайткан авыр шартларда тыл хезмәтчәннәренең хезмәтен бәяләп бетергесез.» Якташларын Бөек Җиңү бәйрәме белән котлап, Ранис Камартдинов барысына да нык сәламәтлек, иминлек теләде.
Иске Суыксу авылыннан Илдар Булатов 1941 елда фронтка китеп, хәбәрсез югалган Мирза Әхмәтшинның портреты белән бәйрәмгә килде.
"Бу көнгә кадәр без бабайның язмышын белмәдек. Ул фронтка китте һәм кайтмады. Аның хатыны, аның язмышын белмичә, дөньядан китте, балалары аны белмичә үстеләр. Безнең гаиләдән генә дә 7 кеше фронтка китте, берсе генә кайтты. Һәм туганнарыбызның язмышы турында без берни дә белмәдек. Бүген безнең өчен икеләтә әһәмиятле көн, без бабайны күмү урыны турында хәбәр алабыз. Хәзер без аның үлгәнен беләбез, һәм аның кайда күмелгәнен беләбез. Туганнарыбызны эзләү эше дәвам итә, рәхмәт ".
Бүген туганнары хәбәрсез югалган дип саналган 7 гаилә хәбәр алды.
Кайгылы тынлык минутында, метроном авазы астында, митингта катнашучылар Ватаныбызның азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен гомерләрен биргән, Җиңү көненә кадәр яшәмәгән кешеләрне искә алдылар. Хезмәт коллективлары, җәмәгать оешмалары вәкилләре, шәһәр халкы һәйкәлләргә чәчәкләр салды.
Бәйрәм концерт белән дәвам итте. Район мәдәният хезмәткәрләре сугыш еллары көйләрен, хәрби тематикага заманча җырларны башкардылар.
Чара дәвамында шәһәр халкы һәм кунаклары “солдат боткасы” белән сыйландылар.