Җиңү көнендә юкка чыккан авыллар урынына истәлек билгеләрен тантаналы рәвештә ачтылар

2021 елның 9 мае, якшәмбе

2020 елда ТАССРның 100 еллыгы кысаларында Буа якташлыгы Буа районы җитәкчелеге белән берлектә юкка чыккан авылларның истәлеген мәңгеләштерү буенча масштаблы эш башлана. Инде булмаган торак пунктларда һәр кешенең килү, үз тамырларына баш ию, ата-бабаларыбызны искә алу мөмкинлеге булсын өчен ел саен стеллалар урнаштырылачак.

2020 елда 3 стелла урнаштырылды һәм тантаналы рәвештә ачылды. Быел инде 5се урнаштырылды. Бүген, бөтен ил үз геройларының исемнәрен искә алган көнне, аларның 2сен тантаналы рәвештә ачтылар.

Картадан югалган Кызыл Каен авылы урынында Алших авыл җирлеге һәм Утинка – Ырынгы авыл җирлеге территориясендә шундый тамгалар бастырылды. Район башлыгы Ранис Камартдинов һәм Буа якташлыгы президенты Ирек Закиров авыл халкын,  нәсел тамырлары әлеге авыллардан чыккан туганнарын сәламләде. Тантаналы чара тыныч күк йөзе бүләк иткән геройларның исемнәрен мәңгеләштергән стеллаларны ачу белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International