Буада гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия утырышы узды

2021 елның 11 мае, сишәмбе

Бүген Казанда булган вакыйгалар күп моментларны ачыклады. Бу мәсьәләләрне хәзер игтибарга алырга һәм киләчәктә мондый фаҗигаләрдән котылырга тырышырга кирәк.

Бүген иртә белән  Казанның 175 нче лицеенда булган балалар һәм укытучыларны ату фаҗигасеннән соң, Буада район башлыгы Ранис Камартдинов җитәкчелегендә гадәттән тыш хәлләр буенча комиссиянең чираттан тыш утырышы узды. Катнашучылар һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алдылар, аннан соң мәгариф объектларының иминлеге мәсьәләләрен карадылар.

Бүгенге көндә Буа районы мәктәпләрендә уку процессы план буенча оештырылган. Бу хакта район мәгариф идарәсе башлыгы Наталья Македонская хәбәр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International