«Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУнән Татарстан Республикасы территориясендә куркыныч метеорологик күренеш турында шторм кисәтү килде.
2021 елның 10 маеннан башлап Татарстан Республикасы территориясендә тәүлеклеклек температура 9 һәм аннан да күбрәк булган аномаль-эссе һава торышы урнашты. Аномаль-эссе һава торышы 2021 елның 20 маена кадәр дәвам итәчәк.
Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:
2. Эсседә булырга тырышмагыз. Көннең кызу вакытында урамда булмагыз. Физик хезмәтне чикләгез. Балаларны һәм хайваннарны автомобильләдә калдырмагыз.
3. Сыеклыкларны күбрәк кулланыгыз . Урамда эшләпә яки кепка һәм кояштан саклагыч күзлек киегез. Баллы һәм алкогольле эчемлекләрне куллануны киметегез.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны"
8 (843) 288-46-96