Бүген 11 майда "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәтләрен алучылар Бөек Ватан сугышында җиңүнең 76 еллыгына багышланган чарада катнаштылар. Свияжск-Ульяновск тимер юл линиясен төзүдә катнашучыларга һәйкәл нигезенә "вакыт капсуласы" салынды һәм Бөек Ватан сугышы чорындагы ике күчәрле йөк вагоны - һәйкәле ачылды.
Чара барышында белгечләр балаларны Буа тимер юлының барлыкка килү тарихы белән таныштырдылар, буалыларның Идел буе рокадасының Сталинград сугышында җиңү өчен стратегик әһәмияткә ия булган Свияжск – Ульяновск тимер юл линиясен төзүгә керткән зур өлеше һәм ахыр чиктә Бөек Ватан сугышында Җиңүгә якынайтуы турында сөйләделәр.
Музейны оештыручылар балаларга линия төзелеше тарихы турында сөйләделәр, уникаль экспонатлар һәм үткәннең документаль таныклыклары белән таныштырдылар. Музейда тимер юл, вокзал, төзелеш өчен кулланыла торган инструментлар макетлары тупланган. Бу уникаль макетларның барысы да Казан узелының ветераннар советы рәисе Нигъмәтуллин Илгиз Фәйзер улы һәм аның оныгы тарафыннан мөстәкыйль эшләнгән.
Балалар зур кызыксыну һәйкәлләрне, вокзалның иске бинасы, йортларның борынгы фоторәсемнәрен карадылар. "Бүгенге чара – Идел буе рокадасын төзүдә катнашкан якташларыбызны искә алу, – ди Илгиз Фәйзерович, - ул патриотик хисләр формалаштыруга, үз халкының героик үткәненә хөрмәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән".