Ел саен үткәрелә торган «Язгы игелек атнасы» Бөтенроссия иреклеләр акциясе кысаларында Буада «игелек дәресе» узды.

2021 елның 14 мае, җомга

«Язгы игелек атнасы» Бөтенроссия ирекле акциясе кысаларында Буа районы «Гармония» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече «Игелек дәресе» уздырган.

Чараның максаты-волонтерлык хәрәкәте, аның юнәлешләре, социаль әһәмияткә ия булу турында күзаллау.

Белгеч балаларны волонтерлык эшчәнлегенең төп төшенчәләре белән таныштырды, волонтерлыкның кешеләргә генә түгел, үз – үзенә дә ярдәм итүе турында сөйләде.

Мондый чаралар балаларда актив тормыш позициясе формалаштыра һәм игелекле эшләр кылырга этәрә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International