Бу көннәрдә СПИДтан вафат булган кешеләрне искә алу кабул ителгән. Бу көнне күп кенә илләрдә вафат булганнар истәлегенә төрле чаралар үткәрелә. Билгеле булганча, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм алып бару халык арасында, бигрәк тә яшьләр арасында ВИЧ - инфекцияне профилактикалауның иң дөрес ысулы булып тора.
Буа районы «Гармония» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы «Преодоление» клубы әгъзалары өчен «Без сәламәт яшәү рәвеше өчен!» исемле чара уздырды.
Яшүсмерләр лекция тыңладылар, дискуссиядә катнаштылар. Балалар «спорт», «сәламәт туклану» станцияләрендә булдылар. Актив, бәхетле, сәламәт кешеләр яши торган «Сәламәт яшәү рәвеше» соңгы станциясенә тукталдылар һәм үзләре өчен нәтиҗә ясадылар: сәламәтлек - һәр кеше тормышында бәяләп бетергесез бәхет.
Чара ахырында телефон номерлары язылган «Бәла булмасын өчен» исемле белешмәлекләр таратылды, алар буенча кирәкле телефон номерларын җыеп, ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә мөмкин.