Асфальтта рәсем ясау- балалар өчен бик мавыктыргыч шөгыль!

2021 елның 14 мае, җомга

«Бөтен шәһәр яңа буяулар белән уйнасын!» шушы көннәрдә Буа районы «Гармония» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече ел саен үткәрелә торган «Язгы игелек атнасы» Бөтенроссия акциясе кысаларында чара уздырган.

Асфальтта рәсем ясау-балалар өчен бик мавыктыргыч шөгыль! Балалар чәчәкләр, күбәләкләр, сары кояш ясадылар, ә зәңгәр күктә һава шары төшерделәр. Асфальт искиткеч буяулар белән матурланды. Балалар үз рәсемнәрен пөхтә  буяп, бик тырыштылар. Барысы да иҗат белән мәшгуль иде.

Чараны оештыручы, асфальтта рәсем ясау кәефне күтәрә, дустанә мөнәсәбәткә рухландыра, асфальтта куркынычсыз уеннар турында дөрес күзаллау формалаштыра, дип саный.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International