Иске Татар зиратына керү юллары чистартылды, тәртипкә китерелде. Һәм барлык территория дә шулай ук чиста булырга тиеш. Бу максатка ирешү өчен быел зур күләмле чаралар күрелгән.
Кышын агачлар кисү өмәсе урында язган идек инде. Һава торышы көйләнүгә, агач кәүсәләре, ботаклар зираттан читкә чыгарырга, аннары утильләштерергә керештеләр.
Бу эшләр инде күптән алып барыла. Ләкин якташларыбыз арасында чистарту эшләреннән хәбәр итмәүгә сылтап, канәгать булмаучылар да бар. Кызганычка каршы әлеге зиратта күмелгән барлык каберлекләрнең туганнарын табып бетерү мөмкин түгел, элемтәләр исемлеге дә алып барылмый. Шуның өстенә күп каберлекләр инде күптән ташландык хәлендә.
Каберлекләрдә чардуганнар бер-берсенә бик якын куелган, шуңа күрә чистарту эшләрен башкарганда кабер ташларының һәм чардуганнарның җимерелү фактлары да булган. Алар күмелгәннәрнең туганнары һәм Буа мөхтәсибәте белән берлектә төзекләндереләчәкләр
Бүген шулай ук Иске Татар зиратын чистарту эшләре дәвам итә. Шунысы куандыра, бу эшләргә буа яшьләре кушылды. Буа ветеринария техникумы студентлары күп эш башкарды.Киләсе өмә иртәгә 15 майда үтә. Кушылыгыз.