2021 елдан укырга керүчеләр Россиянең биш вузына 10га кадәр гариза бирә ала.
Россия Мәгариф һәм фән министры Валерий Фальков хәбәр иткәнчә, быелдан абитуриентлар илнең биш университетына унга кадәр гариза бирә алачак.
— Без абитуриентларның әзерлек юнәлешләрен сайлау мөмкинлекләрен киңәйттек. Әйтик, алдагы елларда абитуриентлар өч белгечлек һәм юнәлеш буенча биш югары уку йортына керү өчен гариза бирергә хокуклы булса, быелдан укырга керүчеләр биш университетка унга кадәр гариза бирә алачак, — дип белдерде Фальков.
Шулай ук ул билгеләп үткәнчә, 2021 елдан башлап институтларның берничә туганлык юнәлешенә гомуми конкурс үткәрү мөмкинлеге бар.
Шулай ук ул абитуриентларның вузларга керү өчен документларны көндезге һәм читтән торып тапшыра алачакларын искәртте. Инде 20 июньнән документларны тапшырырга мөмкин булачак, һәм аларны кабул итү 29 июльгә кадәр дәвам итәчәк.
Өстәмә керү сынаулары югары уку йортлары тарафыннан 29 июльгә кадәр үткәрелә. Ә 17 августта көндезге уку формасындагы студентларның беренче курсына укырга керү турында приказлар бастырылырга тиеш.
Билгеле булганча, быел вузларда бюджет урыннары саны 34 747гә арткан, аларның 85% ы Россия регионнарына җибәрелгән. Быел федераль бюджет хисабына уку өчен урыннарның гомуми саны 576 498 тәшкил итәчәк.