«Глаголица» – 10-17 яшьлек яшүсмерләр өчен бәйге. Бу-рус һәм татар телләрендәге теләсә нинди жанр һәм форматтагы иҗат һәм үз-үзеңне күрсәтү иреге. 2021 елның 17 сентябрендә онлайн катнашу бушлай, оештыру взнослары юк. «Глаголица» премиясе – яшүсмерләр-әдәбиятчылар, жюри әгъзалары, танылган язучылар фикеренчә, Россиядә иң яхшы проектларның берсе.
Бәйгедә катнашу-танылган авторлар белән мастер – классларда катнашу, биш көнлек әдәби сменада булу, үз әсәрләрен әдәби альманахта бастырып чыгару һәм әдәбият белән мавыгучы, уңышлы, талантлы һәм максатчан кешеләрне, фикердәшләрне, яшьтәшләрен очрату мөмкинлеге. Бәйге эшләрен танылган язучылар бәяли: Виктор Лунин, Галимьян Гыйльманов, Сергей Махотин, Михаил Яснов, Рөстәм Галиуллин, Ольга Варшавер, Надежда Ажгихина, Рифат Сәлах, Наринэ Абгарян, Ольга Мяэотс, Анна Русс.
Приз фонды:
- Әдәби сменага 120 юллама • озын исемлектә катнашучыларның әсәрләре белән 120 альманах • 36 электрон планшет • 36 китап җыелмасы – Гран-при ияләре өчен 8 «Бәллүр каләм» сыны
Ничек катнашырга:
- Сайтта теркәлергә https://www.glagolitsa-rt.ru -анкета тутырырга • конкурс турында Нигезләмәне өйрәнергә - шәхси кабинетта конкурс эшен түбәндәге нигезләмә таләпләренә туры килә торган итеп беркетергә: рус телендә поэзия (10-13 һәм 14-17 яшь), татар телендә поэзия (10-13 һәм 14-17 яшь), рус телендә проза (10-13 һәм 14-17 яшь), татар телендә проза (10-13 һәм 14-17 яшь), француз, инглиз, алман телләреннән рус теленә нәфис тәрҗемәләр (14-17 яшь), татар теленнән рус һәм рус теленнән татар теленә нәфис тәрҗемәләр, рус телендә эссеистика (14-17 яшь), билингвалар (14-17 яшь))
Нигезләмә белән тулырак www.glagolitsa-rt.ru/ сайтта танышырга мөмкин
Катнашыгыз,җиңегез! Талантыңны каршылап адым яса! Уңышлар телибез!
Премияне гамәлгә куючы һәм оештыручысы "Счастливые случаи" хәйрия фонды. e-mail: glagolitsa-rt@yandex.ru Телефон: 8 (843) 561-06-12