Ата-бабаларыбызның батырлыгын истән чыгармаска, сугыш кабатлануга һәм тарихны бозмауга юл куймас өчен, бу мирасны сакларга кирәк! Проект командасы белән бергә «Татнефть» хәйрия фондының грант ярдәме белән QR - кодлы табличкалар һәм өстәлләр әзерләгән «QR-тарих» проекты авторы һәм җитәкчесе Ольга Владимировна Дютина әлеге максатка таянып эшли. «QR-код» табличкасы буенча һәркем чынлыкта безнең сугыш һәм хезмәт геройлары ничек күренә, аларның биографиясе белән таныша ала. Әле апрель аенда ук Буа туган якны өйрәнү музее шәһәрнең үзәк паркында урнашкан Н.З.Кадыйров, Р.А. Әһлиуллин, А. Е. Ефремов, А. И. Николаева, Г. С. Сафина, Г. С. Сторожев бюстларына алынган табличкалар һәм QR-кодлы өстәлләр урнаштыра. Дан орденының тулы кавалеры- З.М. Арслановка табличка Буа шәһәренең Татар зиратында куелган. Совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгы алдыннан QR-табличкалар Советлар Союзы Геройлары П.Г. Шафранов, М.Т. Гарнизов, А.В. Самочкин бюстларына куелды. "QR тарих" проекты кысаларында Буада геройларга куелган һәйкәлләрдә QR - кодлы 10 табличка урнаштырылган.