«Татэнергосбыт» АҖ Энергия саклау темасына багышланган «Солнечный зайчик» XII Республика балалар иҗат эшләре конкурсына гаризалар кабул итүне дәвам итә. Анда Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче 4-17 яшьлек балалар, «Иң яхшы рәсем», «Иң яхшы хикәя яки шигырь» һәм «Иң яхшы эшләнмә» номинацияләрендә иҗат эшләре белән чакырыла. Конкурс ел саен ресурсларны дөрес куллану темасына игътибарны җәлеп итү, шулай ук үсеп килүче буын арасында энергия саклау моделен популярлаштыру максатыннан үткәрелә. Эшләр 2021 елның 1 сентябренә кадәр «Иң яхшы эшләнмә» номинациясендә һәм 30 сентябрьгә кадәр калган номинацияләрдә кабул ителәчәк. Финалистларны һәм җиңүчеләрне жюри билгеләячәк. Иң яхшы эшләрнең авторларын Казанга, ноябрь аенда узачак һәм халыкара Энергия саклау көненә багышланган, дипломнар һәм бүләкләр тапшыру өчен, чакырачаклар. Катнашучының анкетасы белән тутырылган «Иң яхшы рәсем» номинациясендә катнашу өчен иҗади эшләрне якындагы филиалларга, «Татэнергосбыт» АҖ клиентларга хезмәт күрсәтү офисларына, яки 420059, Казан шәһәре, Павлюхин ур., 110В адресы буенча почта аша җибәрергә кирәк. «Иң яхшы хикәя яки шигырь» һәм «Иң яхшы эшләнмә» номинацияләрендә катнашу өчен гаризаларны конкурсны оештыручыларның электрон почтасына юлларга кирәк pressatatenergosbyt.ru хөрмәтле катнашучылар! Катнашу өчен гариза җибәргәнче, конкурс турындагы Нигезләмә белән компаниянең рәсми сайтында танышырга чакырабыз. Конкурсны оештыру һәм катнашу кагыйдәләре турында тулырак мәгълүматны «Татэнергосбыт» АҖ рәсми сайтында «Матбугат үзәге/конкурслар/Солнечный зайчик» бүлегендә яки 8 (843) 567-71-14, 567-71-99 телефоннары аша белергә мөмкин.