2021 елның 15 маенда Кайбыч районында каратэ WKC буенча Татарстан Республикасының Х ачык беренчелеге булып узды. Ярышларда Яр Чаллы, Яшел Үзән, Түбән Кама, Апас, Кайбыч, Чабаксар, Батыр районы, Марий Эл Республикасы спортчылары катнашты. Бу турнирда Буа муниципаль районын Буа муниципаль районының каратэ Федерациясе һәм САПСАН көрәш сәнгате клубы спортчылары тәкъдим итте. Безнең спортчылар республика турнирыннан 30 медаль алып кайттылар. Аларның 16сы-алтын, 7се-көмеш, 7се-бронза медаль. Афәрин!