Инновацияләргә ярдәм фонды «Старт» бәйгесенә гаризалар кабул итә

2021 елның 18 мае, сишәмбе

«Старт» программасы үсешнең башлангыч стадиясендә булган һәм коммерцияләштерүнең зур потенциалына ия булган үз фәнни-техник һәм технологик тикшеренүләр нәтиҗәләрен файдаланып, яңа продукция, технологияләр һәм хезмәт күрсәтүне эшләргә һәм үзләштерергә омтылучы кече инновацияле предприятиеләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

 «Старт» программасы 2 этапта гамәлгә ашырыла: 1 нче этап-«Старт – 1» конкурсы, 2 нче этап-«Старт-2» конкурсы.

 «Старт-1» конкурсы буенча Фонд тарафыннан бирелә торган грантның максималь күләме 3 млн.сум тәшкил итә («Старт-2» конкурсы буенча – 7 млн. сум, финанслашу шартларында, кимендә 50%). Үтәлү срогы-грант килешүе төзелгәннән соң 12 ай (2 этапта).

Гаризалар 2021 елның 21 апреленнән 2021 елның 31 маена кадәр Интернет челтәрендә түбәндәге адрес буенча кабул ителә: http://online.fasie.ru барлык формаларын тутыру юлы белән һәм  электрон документларны теркәп куеп. Конкурслар турында тулырак мәгълүматны «Идея» инновацион-җитештерү технопаркы ЯАҖ хезмәткәрләреннән (843) 570-68-50 (өстәмә 9324) яисә министрлык хезмәткәрләреннән (843) 524-91-36 телефоны буенча алырга мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International