Буада Халыкара гаилә көненә багышланган "Гаилә утырышлары" узды

2021 елның 18 мае, сишәмбе

15 майда Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Буа муниципаль районында «Гармония» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре социаль хезмәт алучылар өчен "Гаилә утырышлары" дигән чара уздырганнар. Әлеге чараның максаты-гаилә проблемаларына игътибарны җәлеп итү, гаилә кыйммәтләрен, гаилә традицияләрен ныгыту. "Версаль" кафесында оештырылды, анда тәмле чәй табыны артында социаль хезмәт алучылар үзләренең гаилә традицияләре турында сөйләделәр, балаларны тәрбияләүдә һәм гаилә эчендәге мөнәсәбәтләрне коруда очраша торган авырлыклар белән уртаклаштылар. Психолог Светлана Шакирова "Башлангыч тәрбия, мораль ориентирлар-болар барысы да гаиләдән. Балалар гаиләдә үзләрен ничек тотса, алар җәмгыятьтә дә үзләрен шулай тотачаклар. Әмма бәхетле гаилә формалаштыру өчен зур хезмәт тә кирәк”.- ди. Тәмле төшке һәм күңелле әңгәмәдән соң әти-әниләр һәм балалар Буа медицина училищесы волонтерлары оештырган күңелле уеннарда катнаштылар. Уңай эмоцияләрдән тыш, бәйрәм кунаклары истәлекле бүләкләр дә алдылар. Социаль хезмәт алучы гаиләләр - Сафина Гөлия һәм Эльвира Гарифуллинага, шулай ук Буа медицина училищесы волонтерларына бәйрәм оештырганнары өчен зур рәхмәт белдерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International