«Наше время – Безнең заман» - IX эшче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестивале старт алды

2021 елның 18 мае, сишәмбе

Татарстан Республикасы оешмаларында эшләүче яшьләрнең иҗади потенциалын ачу максатыннан, Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов ярдәме белән ел саен үткәрелә торган «Наше время – Безнең заман» IX эшче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестивале старт алды.

Фестивальнең сайлап алу этаплары 2021 елның октябреннән ноябрьгә кадәр узачак һәм Әлмәт, Түбән Кама, Казан һәм Яшел Үзән шәһәрләрендә дүрт зона сайлап алу этабын, суперфинал һәм Казан шәһәрендә гала-концертны үз эченә алачак.

Фестиваль турында барлык мәгълүмат Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының рәсми сайтында  https://mpt.tatarstan.ru/ezhegodniy-otkritiy-respublikanskiy-televizionniy.htm һәм - www.bzzzm.ru. урнаштырылган.

Катнашу өчен Фестиваль Нигезләмәсе нигезендә 2021 елның 25 сентябренә кадәр гариза бирергә кирәк.

Филиал челтәре (холдинглары) булган предприятиеләр Фестивальдә һәр аерымланган бүлекчәдән аерым командалар белән катнаша ала. Фестивальдә катнашу өчен оештыру кертеме алынмый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International