Халыкара музейлар көне уңаеннан Буа туган якны өйрәнү музеенда Бөек Ватан сугышы елларында оккупацияләнгән территорияләрдә Совет халкының фаҗигасенә багышланган " Без срока давности " дигән күргәзмә ачылды. Сәламләү сүзе белән Буа муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Лилия Садретдинова чыгыш ясады. Ачылышта Татарстан Республикасы Дәүләт архивының күргәзмә эшчәнлеге секторы мөдире Ралиф Гыйззәтов, Буа муниципаль районының Ветераннар советы рәисе Җәүһәрия Хөснетдинова, Президиум әгъзалары, Яшь армиячеләр һәм музей активистлары катнашты. Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Виктор Моисеев башкаруында сугыш еллары җырлары яңгырады. Күргәзмә 2021 елның 27 маена кадәр ачык.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Ватанны саклаганда һәлак булучыларның истәлеген мәңгеләштерү буенча «Россиянең эзтабарлар хәрәкәте» Гомумроссия иҗтимагый хәрәкәте 2018 елда «Без срока давности» бөтенроссия проектын башлап җибәрде.