2021 елның 7-13 июнендә Казанда төрки халыкларның XV «Нәүрүз» Халыкара театр фестивале узачак. Буа драма театры Тимур Куловның «Шобага» ( «Жребий»),спектаклен 9 июньдә 18:30 сәгатьтә К. Тинчурин исемендәге театр сәхнәсендә (Горький ур., 13) тәкъдим итә.
Бу спектакль-татар авыл халкының мәхәббәт, вакыт агышы, талант, бурыч һәм тормыш, үлем һәм үлемсезлек турында сөйләгән хикәяләреннән мозаика. Спектакль авыл хатын-кызлары белән реаль интервьюларга һәм халык җырлары, биюләре һәм йолалары кебек аутентик детальләргә нигезләнгән. Спектакль беркемне дә битараф калдырмаячак, чөнки бу татар халкының тарихы, мәдәнияте, көнкүреше һәм язмышы гына түгел, ә элек-электән килгән тарих, бу тарихны онытмаска кирәк, бу-тормыш тарихы.