“Демография” илкүләм проектының “Өлкән буын” федераль проекты кысаларында Буа районының “Гармония” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре өлкәннәр һәм инвалидлар интернат йорты белгечләре өчен “Тернәкләндерү һәм тәрбия мәктәбе” программасы буенча чираттагы дәрес үткәрделәр. Чараның максаты - аз хәрәкәтле гражданнарны тәрбияләүче хезмәткәрләрне укыту, тәрбиягә алынганнарны карау күнекмәләре, аларга хезмәт күрсәтү, шулай ук тернәкләндерүнең техник чараларын дөрес файдалану өчен укыту.
Практик өлештә белгечләр авыр авыруны тернәкләндерү чаралары ярдәмендә транспортировкалауны һәм яңадан җайга салуны күрсәттеләр, теоретик өлештә дәваланучыларны профилактикалау, яткан авыруны ашатканда позицияләү турында сөйләделәр.
Дәресләрдә Буа картлар һәм инвалидлар интернат йорты хезмәткәрләре катнашты: 10 няня, 2 тәрбияче һәм 2 тернәкләндерү белгече.
Алынган белемнәр һәм күнекмәләр белгечләргә даими чит тәрбиягә мохтаҗлар өчен тулырак һәм лаеклы тормыш шартлары тудырырга мөмкинлек бирәчәк.