20 майда Буа районының «Гармония» комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре С.В. Шакирова һәм Р.Р. Сибишева Бөтендөнья Гаилә көненә багышланган «Минем гаилә» асфальтта рәсем бәйгесен үткәрделәр. Чарада Ырынгы урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары катнашты. Чараның максаты - балаларда әхлакый сыйфатлар тәрбияләү.
Матур кояшлы көндә балалар рәхәтләнеп асфальтта үз уйларын гәүдәләндерделәр, һәркем үз йорты, гаиләсе, әти-әниләре турында уйлады. Барысы да бик тырыштылар! Вакыт бик тиз үтте, бәйге тәмамланды, ә бәхетле балалар асфальтта ачык төсле рәсемнәр калдырды.
Оештыручылар фикеренчә, мондый чаралар гаиләгә мәхәббәт һәм ярату формалаштыра, сәнгати зәвыкны үстерә, ял итү эшчәнлегенә кызыксыну тәрбияли.
