Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сабантуй үткәрү турындагы указга кул куйды. Төп бәйрәм Казанда 26 июньдә узачак. Яр Чаллыда Сабантуй 19 июньгә билгеләнгән. Район үзәкләрендә һәм авылларда бәйрәмнәр 12 һәм 13 июньдә узачак.
Указ нигезендә, «антиковид» чараларны үтәү белән бәйрәмне үткәрүне тәэмин итү муниципаль хакимият органнарына йөкләнгән. Исегезгә төшерәбез, 2020 елда коронавирус аркасында республиканың эре шәһәрләрендә Сабантуй үткәрүне гамәлдән чыгардылар. Бәйрәм онлайн-форматта узды.
Быел бәйрәм булачак!!! Буа муниципаль районында чәчү эшләрен тәмамлау 12 июньгә планлаштырылган. Традиция буенча бәйрәм Буа-Аланда узачак.