2021 елның 21 маенда «Татнефть» компаниясе грантларын тапшыру тантанасы булды. Бүләкләнүчеләр арасында - М. М. Вахитов исемендәге гимназия директоры Зиннәтуллин Линар Бәдретдин улы. Ул бәйгегә «Мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм инвалидлар өчен тренажер залы» проектын тәкъдим итте. Буа муниципаль районының гадәти мәктәпләрендә белем бирүнең ике төп бурычы-укыту һәм тәрбияләү хәл ителсә, гимназиядә алардан тыш, аларның берничәсе-мөмкинлекләре чикләнгән балаларны тернәкләндерү һәм социаль адаптацияләү. Мөмкинлекләре чикле балаларга, шул исәптән инвалид балаларга, социаль адаптацияләнергә ярдәм итүче заманча физик тернәкләндерү алымнарын алу өчен әти-әниләргә Ульяновск шәһәренә һәм Казан шәһәренә йөзләгән чакрым юл үтәргә туры килде. Бу-балалар өчен стресс хәле, ата-аналар өчен юл йөрү, тернәкләндерү курслары узу, яшәү һәм туклану өчен өстәмә чыгымнар. Тренажер залы өчен җиһазлар сатып алу мөмкинлекләре чикләнгән балаларга (инвалид балаларны да кертеп), проект кысаларында, гимназиядә бушлай комплекслы физик реабилитация алырга мөмкин булачак.
Әлеге социаль әһәмиятле проект «Сәламәт яшәү рәвеше һәм туризм» номинациясендә җиңүче булды
Чарада ТР Дәүләт Советы депутаты, «Татнефть» ГАҖ генераль директорының социаль үсеш буенча урынбасары Мөхәммәдиев Рөстәм Нәбиулла улы, генераль директор урынбасары - «Татнефть» ГАҖ нең Мәскәүдәге вәкиллеге директоры Ягафаров Азат Фердинанд улы, «Зенит» банкы идарәсе рәисе Тищенко Александр Сергеевич, «Татнефть» ГАҖ башкарма аппаратының персонал белән эшләү идарәсе башлыгы Андрей Александрович Глазков, «Ак Барс» Казан хоккей клубы уенчысы Ягафаров Азат Владимирович катнашты һәм җиңүчеләрне бүләкләде. Кунаклар арасында компаниянең грант комитеты вәкилләре, конкурс экспертлары – танылган мәдәният һәм сәнгать, мәгариф һәм сәламәтлек саклау эшлеклеләре, «Татнефть» ГАҖ структур бүлекчәләре, Татарстан предприятиеләре, республиканың эре коммерцияле булмаган оешмалары җитәкчеләре һ.б. бар иде. 184 проект «Татнефть» компаниясеннән 102,5 млн. сумлык финанс ярдәме алды.
Проектны тормышка ашыру планы буенча уку елы башына «М.М. Вахитов исемендәге гимназия»дщ тренажер залы эшләячәк. Әлеге проектны тормышка ашыру нәтиҗәсендә мөмкинлекләре чикләнгән балаларның физик сәламәтлеген яхшырту, адаптация һәм тернәкләндерү көтелә. Проект үсеш үзенчәлекләре булган балаларга җәмәгатьчелек тарафыннан битарафлык проблемаларын, йомык яшәү рәвеше белән хәл итәргә, аларның физик һәм төп психик халәтен яхшыртырга, тернәкләнүгә өмет бүләк итәчәк.